Барлык яңалыклар
Хокук
25 ноябрь , 21:00

Хокук сакчысы үз-үзенә кул салмакчы булган

Тәүдә аны хезмәттәшләре туктатып кала.

Хокук сакчысы үз-үзенә кул салмакчы булган

Уфада Эчке эшләр министрлыгы оперуполномоченные бер көнне ике тапкыр үз-үзенә кул салырга тырышкан.

Пруфу.ру басмасы мәгълүматлары буенча, ир-егет моны үз кабинетында эшләргә тырышкан. Беренче тапкыр аны хезмәттәшләре коткарып калган, ләкин икенче омтылыштан соң аны дәваханәгә озатканнар.

Хәзер иргә тиешле ярдәм күрсәтелә. Хокук сакчысын бу адымга нәрсә этәргәнлеге әлегә билгеле түгел.

Фото: lenta.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова