Барлык яңалыклар
Хокук
26 ноябрь , 09:25

Мондый якташ өчен оят...

Башкортстанда яшәүче ирне коточкыч җинаятьтә гаеплиләр.

Мондый якташ өчен оят...

Башкортстанда яшәүче ир-егет Краснодар краенда өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә гаепләнә. "РенТВ" телеканалында хәбәр итүләренчә, ул пенсионер хатынның күз алмаларынн кисеп алган, тәнен пычак белән бик күп тапкыр чәнечкән һәм авызына пыяла тыгып куйган...

Ачыкланганча, һөҗүм 24 ноябрьдә Славянский районының Петровская станицасында булган. Ир-егет тышкы ишекне бәреп килеп кергән һәм шунда ук хуҗабикәне кыйный башлаган, ә соңыннан үтергән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ирне шул көнне үк тоткарлаган. Әлегә ирнең мондый коточкыч җинаятьне ни өчен кылуы билгеле түгел. Әлегә ирне сак астына урнаштырганнар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова