+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
26 ноябрь 2021, 03:45

Әнисе полициягә шалтыратып өлгергән...

Салаватта коточкыч җинаять булган.

Әнисе полициягә шалтыратып өлгергән...Әнисе полициягә шалтыратып өлгергән...
Әнисе полициягә шалтыратып өлгергән...
Шәһәр полициясенә 82 яшьлек ханымнан хәбәр килгән, ул үз мәгълүматларын гына әйтергә өлгергән, ә аннан соң элемтә өзелгән.

Вакыйга урынына тиз арада хокук саклау органнары хезмәткәрләре килә. Бу вакытка ишек янында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре булган, әмма фатирга керә алмаган. Ишекне ачкач, фатирда пычак тоткан иргә тап булганнар.

Фатирны караганнан соң, полицейскийлар балконда пенсионерның пычак яралары булган мәетен тапкан. Бу әлеге ирнең әнисе булып чыга.

«Кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир тоткарланган. Ул исерек булган.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас