Әлеге бүлекчә республикада 14 ел элек төзелгән иде. Бу чорда күп нәрсә эшләнгән. Быел III квартал йомгаклары буенча бүлекчә илдә беренчеләр исәбендә. Биредә 1255 белгеч эшли, быел 108 яңа әгъза кабул ителгән.
- Без эшнең яңа төрләре турында уйлыйбыз. Тиздән республикада эшләп килүче ЦУР кебек оешманың Бердәм колл-үзәген булдырырга ниятлибез. Анда теләгән һәркем мөрәҗәгать итеп, кирәкле ярдәмне, консультацияне ала алачак. Шулай ук аларның шикаятьләре дә тикшереләчәк, - диде Ирина Александровна.
Республикада ассоциациянең 51 бүлекчәсе, 61 бушлай юридик ярдәм үзәге эшләп килә. Күптән түгел республика Башлыгы үтенече белән Хәйбулла һәм Зианчура районнарында да бүлекчәләр ачылган. Алардагы профессиональ юристлар бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмый. Алар гади консультация биреп кенә калмый, эшләрне судка әзерләргә дә ярдәм итә.
Быел республика буенча бүлекчә юристлары 3,5 мең шикаять кабул иткән. Алар арасында алимент бурычлары, җир, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә, киберҗинаятькә каршы көрәшкә багышланганнары аеруча күп. "Доброправа" дигән махсус проект эшләтеп җибәрмәкчебез, ул изге эшләр башкарырга ярдәм итәчәк. Әле Уфадагы хосписка ярдәм итәбез, тиздән Күмертаудагы балалар йортына ярдәм булачак. Көч дөреслектә генә түгел, изгелектә дә, шулай бит?", - ди Ирина Панькина.
9-10 декабрьдә Уфада "Хәзерге заман проблемалары чорында хокукый системаны трансформацияләү" дигән темага VII Бөтенрусия юридик форумы узачак. Анда илнең әйдәүче юристлары җыелачак. Санлаштыру, пандемия чорында эш үзенчәлекләре турында җитди сөйләшү булачак. "9 декабрьдә дәүләт хезмәткәрләре коррупциягә каршы диктант язачак. Аларның законнарны ни дәрәҗәдә белүен, юридик белемен тикшерәчәкбез", - диде Ирина Александровна.
Дәүләт думасы депутаты буларак, ул кабул ителергә тиешле законнарга да кагылып үтте. Әйтик, тиздән алимент бурычы булган кешеләргә карата закон катгыйланырга тиеш. Әле илдә 156 миллиард сум түләнмәгән алимент акчасы исәпләнә. Шулай ук, парламентарийларга юллардагы аварияләр саны арту да тынгы бирми. Тиздән бу юнәлештә дә законнар үзгәрәчәк.
Фото: Резеда ГАЛИКӘЕВА.