-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
2 декабрь 2021, 18:31

12 ел эзләгәннәр...

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре Башкортстанда туып-үскән хатын-кызны тоткарлаган. Ул 12 ел дәвамында федераль эзләүдә булган.

12 ел эзләгәннәр...
12 ел эзләгәннәр...
Русия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2008-09 елларда хатын танышларыннан акча алып торган. Аны күбрәк итеп кайтарам, дип, вәгъдә биргән. Ул, янәсе, үз бизнесын үстерергә уйлаган, тик бурычка алынган акчаларны шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән.

Шул ук вакытта кешеләр полициягә мөрәҗәгать итмәсен өчен ул аларга акчаларның күпмедер өлешен кайтарган.

2009 елның җәендә ул акчаны тулысынча кире кайтара алмавын аңлаган һәм Русиядән чит илгә киткән. 12 елдан соң гына аны Мәскәү аэропортында тоткарлаганнар.

Китерелгән зыян суммасы 1 миллион 259 мең сум тәшкил иткән. Әлеге вакытта җинаять эше судка җибәрелгән, ә зыян күрүчеләрнең барысына да хатын акчаны кире кайтара башлаган.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: