

Аның үзе белән порошоклы кәгазь төргәге дә булган. Хатын синтетик наркотиклар салына торган 20дән артык тайникның кайда урнашканын күрсәткән.
Товарны ул пластилинга төргән һәм карга тирәнрәк яшергән.
Хатын үзе дә, ире дә наркотиклар кулланмый икән, шул ук вакытта икесе дә беркайда да эшләми. Яшь ата-ана бер яшьлек улларын тәрбияли.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зур күләмдә наркотиклар сатарга омтылу турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Хатынга 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Фото: mvdrb.ru