+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
6 декабрь 2021, 13:51

Юлда иң куркынычы – исерек шофер

Күпчелек юл-транспорт һәлакәте дә әнә шул сәбәпләр аркасында килеп чыга.

Юлда иң куркынычы – исерек шоферЮлда иң куркынычы – исерек шофер
Юлда иң куркынычы – исерек шофер

Стәрлетамакта "Peugeot 206" һәм "Skoda Fabia" машиналары бәрелешкән. Билгеле булуынча, 41 яшьлек "Peugeot" шоферы исерек килеш руль артына утырган.

Авария нәтиҗәсендә 9 яшьлек бала дәваханәгә озатылган. "Peugeot" машинасыннан да 30 яшьлек ир-егет хастаханәгә китерелгән. Тикшерү башланды, аның барышында килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыкланачак.

Тәүлек эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 1800дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган, 46 исерек шофер тоткарланган.

Эчкән килеш руль артына утыручылар үзләренең генә түгел, бер гаепсез күпме кеше гомерен дә куркыныч астына куя бит, шуны онытмасыннар иде...

Юлда иң куркынычы – исерек шофер
Юлда иң куркынычы – исерек шофер
Юлда иң куркынычы – исерек шофер
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас