+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 декабрь 2021, 15:18

10 айлык бала ярты сәгать карда яткан

Иглин районында коточкыч хәл булган. Исерек хатын баланы беренче каттан төшереп җибәреп, аның турында оныткан. Сабый, әнисе өйгә кайтканчы, тышта карда яткан.

10 айлык бала ярты сәгать карда яткан
10 айлык бала ярты сәгать карда яткан

Элланың (исеме үзгәртелгән) әнисе, баланы Рәшидә апасына калдырып, эшләре буенча киткән. Ләкин Рәшидә, бала карар урынга, кәеф-сафа корырга булган һәм эчеп исергән.

Соңрак ул сабыйны күтәреп балконга тәмәке тартырга чыккан. Шулвакыт бала исерек хатын кулыннан төшеп киткән. Бәхеткә, фатир беренче катта урнашкан, сабый карга килеп төшкән.

Исерек хатын, бала турында онытып, өйгә кереп, эчүен дәвам иткән.

Ярты сәгатьтән баланың әнисе кайткан. Сабыйны тиз рәвештә дәваханәгә илткәннәр.

Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Рәшидәгә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: