+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
7 Декабря 2021, 12:47

Иренә үч итеп сабыен кыйнаган

Казанда 31 яшьлек хатын, гаиләсеннән китәргә теләгән ирдән үч алу өчен, яшь ярымлык кызын кыйнаганын видеога төшергән.

Иренә үч итеп сабыен кыйнаганИренә үч итеп сабыен кыйнаган
Иренә үч итеп сабыен кыйнаган

Исерек хатын баласын төрткәли һәм аңа тибә.

Видеоны төшергәннән соң, ул аны иренең әнисенә җибәрә. Бәләкәй кызның нәнәсе шунда ук полиция чакырта.

Баланы әнисеннән алалар һәм дәваханәгә җибәрәләр. Аның баш мие селкенгән, ул имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алган.

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хатын-кызга карата “Җәберләү” һәм “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазыйфаларны үтәмәү” буенча җинаять эше кузгаткан.

Нәнәсе оныгын опекага алырга тели. Прокуратура белдерүенчә, опека органнарының да эше тикшереләчәк.

Я, Ходай, кая бара бу дөнья?! Бәгырьләр телгәләнә, күзгә яшьләр килеп тыгыла. Бер гаепсез сабыйларны Аллаһа Тәгалә үзе сакласын инде. Барлык балалар да бәхетле булсыннар иде.

 

Фото: bloknot.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас