+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 декабрь 2021, 19:20

Юристлар киңәш корачак

10 декабрьдә Башкортстанда «Бүгенге катлаулы чорда хокукый системаны трансформацияләү» VII Бөтенрусия юридик форумы узачак.

Юристлар киңәш корачак
Юристлар киңәш корачак

Ул «Торатау» конгресс-холлында, шулай ук онлайн узачак: трансляциягә керү мөмкинлеген http://ufa-forum.com/ рәсми сайтында теркәлгәннән соң алырга мөмкин.

Пленар утырышта илнең әйдәп баручы юристлары хакимиятне реформалаштыру, канун шартларына һәм кеше капиталын үстерүдә дәүләт ихтыяҗларына яраклашу, глобаль санлаштыру шартларында шәхси мәгълүматны яклау, юриспруденциядә актуаль юнәлешләр, заманча юристның күнекмәләре һәм компетенцияләре кебек мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Форумда катнашу өчен Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников, Русия Дәүләт Думасы депутаты, Русия банклары ассоциациясе советы рәисенең беренче урынбасары Владимир Сенин һәм башкалар чакырылган. Модератор булып Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Румия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина чыгыш ясаячак.

«Без глобаль чакырулар чорында яшибез. Аларның кайберләре, санлы технологияләр үсеше буларак, көндәлек тормышка закончалыклы керә, ә икенчеләре, дөнья пандемиясе буларак, бөтен кешелек өчен форс-мажор була. Безнең дискуссия җәмгыять һәм дәүләт өчен аеруча мөһим һәм сизгер булган хокукый системаны үзгәртеп кору аспектларына – ачык хакимият реформасыннан алып икътисадны хокукый җайга салуның хәзерге шартларга җайлашуына, яңа технологияләр барлыкка килү белән бәйле яңалыклардан башлап, шәхси мәгълүматларны саклауны тәэмин итүгә, киләчәк юристын әзерләүдә яңа юнәлешләрдән алып безнең гражданнарның хокукый культурасына һәм санлы грамоталылыкны арттыруга юнәлтеләчәк, – диде Ирина Панькина.

Форум кысаларында Русия юристлары ассоциясенең Башкортстан бүлекчәсе конференциясе булачак, анда бүлекнең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм киләчәккә планнар билгеләячәкләр.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: