+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 декабрь 2021, 18:51

Вәхши 20 елга төрмәгә озатылырмы?

Чәчләр үрә торырлык гамәлләр кылган бу адәм актыгына бары тик 43 яшь. Калган гомере кайдар үтәр икән?

Вәхши 20 елга төрмәгә озатылырмы?
Вәхши 20 елга төрмәгә озатылырмы?

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ул 2006 елның апрелендә исерек килеш хатынын, соңрак тагын бер танышын көчләгән.

2007 елда һәм 2020 елның октябрендә хөкем ителүче таныш хатын-кызларын өенә чакыра. Аларны көчли, үтерә һәм мәетләрен тураклый. Җинаять эзләрен яшерү өчен ул аларны республиканың төрле районнарындагы елга һәм зиратлар янында күмә.

Тикшерү барышында ир үз гаебен танымаган. Җинаятьләрне телефон шалтыратуларын детальләштерү ярдәмендә ачканнар, корбаннар аралашкан соңгысы кеше - гаепләнүче.

«Тикшерүчеләр гаепләнүченең шәхесен җентекләп өйрәнгән һәм андагы алибины тикшергән. Аның биографиясен өйрәнү һәм танышларыннан сорау алу барышында ирнең тагын ике җенси җинаятькә катнашлыгы булуы ачыклана. Берсе - аның элекке хатынына 2006 елда, ә икенчесе 2020 елда социаль челтәрләрдә танышкан Мәчетле районында яшәүче ханымга карата кылынган. Ике хатын да ул чакта аларга карата кылынган җинаятьчел гамәлләр турында гаризалар язудан баш тарткан", - дип өстәделәр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

Суд аңа, 1 елга иреген чикләп, катгый режимлы холык төзәтү колониясендә 20 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Моннан тыш, суд зыян күрүчеләрнең 2,5 миллион сумлык әхлакый зыянны каплату турындагы дәгъва таләпләрен канәгатьләндергән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: