+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 декабрь 2021, 13:15

Бөтен Русия коррупциягә каршы диктант язды

9 декабрьдә Төбәк белән идарә итү үзәгендә Бөтенрусия коррупциягә каршы диктант узды.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр коррупциягә каршы тору өлкәсендә үз белемнәрен тикшерделәр. Чара Башкортстан Хөкүмәте һәм Русия юристлары ассоциациясенең Башкортостан бүлеге ярдәмендә узды.

Катнашучыларга республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов мөрәҗәгать итте. Ул Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров исеменнән сәламләү сүзен укыды.

"Коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә федераль дәрәҗәдә дә, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә дә аерым игътибар бирелә. Коррупцион күренешләр дәүләткә куркыныч янау буларак бәяләнә. Шуңа күрә аның теләсә нинди формаларына һәм күренешләренә каршы тору - өстенлекле дәүләт бурычларының берсе", - диелә сәламләү хатында.

Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, төбәк Хөкүмәте агарту проектына тулысынча ярдәм итә һәм диктантны даими нигездә үткәрергә планлаштыра. - Бөтенрусия коррупциягә каршы диктантында катнашучылар-ул республиканың битараф булмаган кешеләре. Чөнки теләсә кайсы кеше коррупциягә каршы тәртип бозуларның шаһиты була ала. Һәм нәкъ менә әлеге проект бу өлкәдә гражданнарны агартуга юнәлтелгән, - диде Рөстәм Моратов.

Җыелучыларга шулай ук Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортостан бүлеге рәисе Ирина Панькина мөрәҗәгать итте. Ул мондый проектларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

- Русия Президенты Владимир Путин куйган коррупциягә каршы планның төп бурычларының берсе - коррупциягә каршы тору һәм гомуми белем бирү, агарту чаралары үткәрү. Бүгенге диктант республиканың дәүләт хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсен дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирә, һәм мин ышанам ки, нәтиҗәләр безне сөендерәчәк, - диде Ирина Панькина.

Чараны «Бөтенрусия коррупциягә каршы диктанты» проекты авторы һәм җитәкчесе, юридик фәннәр кандидаты, «Русия лидерлары 2020» ярымфиналчысы, Урыс-Азия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты киңәшчесе Эльси Золаев үткәрде. Диктант алдыннан ул катнашучыларга "Русия Федерациясендә коррупциягә каршы тору нигезләре турында" лекция укыды.

Эльси Золаев Башкортстан Республикасының дәүләт идарәсе югары дәрәҗәгә ия булуын һәм төрле агарту чаралары үткәрә алуын билгеләп үтте. Проект авторы сүзләренә караганда, диктант хокукый грамоталылыкны арттыруга һәм коррупциягә каршы хокукый аңны формалаштыруга юнәлдерелгән. Проектның төп максаты-кешеләргә коррупциягә каршы тору өлкәсендә үз белемнәрен тикшерү һәм арттыру мөмкинлеге бирү.

Фото: pravitelstvorb.ru

Бөтен Русия коррупциягә каршы диктант язды
Бөтен Русия коррупциягә каршы диктант язды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас