+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 декабрь 2021, 13:05

"Безнең бурыч - халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту"

Бүген Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс–холлында Русия юристлары көненә багышланган «Хәзерге заман проблемалары чорында хокукый системаны трансформацияләү» дигән VII Бөтенрусия юридик форумы узды.

"Безнең бурыч - халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту""Безнең бурыч - халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту"
"Безнең бурыч - халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту"
Илнең әйдәп баручы юристлары хакимият реформасы, законнар чыгаруның санлы формат шартларына һәм дәүләт ихтыяҗларына яраклашуы, глобаль санлаштыру шартларында шәхси мәгълүматларны яклау, юриспруденциядә актуаль юнәлешләр, бүгенге юристның күнекмәләре һәм компетенцияләре турында фикер алышты.

"Башкортстан өчен мондый форумны Русия законнарын формалаштыруда катнашучы кешеләр катнашлыгында үткәрү - зур мәртәбә. Гадәттәгечә, республика күп кенә закон чыгару башлангычының инициаторы булып тора. Гомумрусия рейтингында Русия Юристлар ассоциациясенең беренче урынны алып торучы Башкортстан бүлекчәсе сыйфатлы эшли. Бүлекчәнең урыннардагы 49 бүлеге дә эштә активлык һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Дәүләт думасы депутаты Ирина Панькинаның рәис вазыйфасына сайлануы да бүлекчә эшенә яңа сулыш өрде", – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Аның сүзләренә караганда, Русия Конституциясе көне алдыннан уздырылуы форумга өстәмә символ өсти.

Башкортстанда бүген эшкуарлыкка һәм инвесторларга дәүләт ярдәменең 100дән артык финанс һәм башка чаралары күрсәтелә. Бизнес өчен санлы сервислар актив үсеш ала: төзелеш, лицензияләү, җир-милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә хезмәт күрсәтү онлайн-форматка күчерелә.

"Без шулай ук нәтиҗәле инвестиция законнарын формалаштырабыз. Аерым алганда, товар җитештерү объектларын ачучы эшкуарлар өчен ташламалы салым һәм инфраструктура кэшбэгы закон дәрәҗәсендә эшли, җитештерүне урнаштыру өчен ташламалы шартларда җир участоклары бирелә. Хәзер без махсус инвестицион контрактларны гамәлгә ашыру өчен норматив база (СПИК 2.0 механизмы) формалаштырабыз. Максат - дөнья дәрәҗәсендә көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү. СПИК 2.0 киләсе елда төгәлләнергә тиеш", - диде Андрей Назаров.

Премьер–министр фикеренчә, хәзерге икътисад һәм хокукның тагын бер максаты - коррупциягә каршы көрәш.

«Гражданнарның күпчелеге коррупцион фикер йөртергә күнеккәнлеген аңларга кирәк – һәм бу коррупциягә каршы көрәшне шактый катлауландыра. Шуңа күрә коррупциягә каршы торуның хокукый һәм икътисади ысуллары социаль йогынты чаралары белән ярашырга тиеш - кеше аңыннан ришвәт бирү мөмкинлеген алып ташларга кирәк. Әмма бу бер мизгелдә генә башкарыла торган эш түгел. Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәш чаралары булып икътисадтан килүче мәгълүмати технологияләргә тапкырланган юридик технологияләр тора.

Мәсәлән, дәүләт хезмәтләре күрсәтүне санлаштыру. Санлы технологияләр дәүләт һәм муниципаль чиновниклар эшенең үтәкүренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Хокукый системаны санлы трансформацияләгәндә хөкүмәт һәм хакимиятнең башка органнары эшенең нәтиҗәлелеге дә арта. Безнең бурыч - даими рәвештә хәрәкәттә булу, икътисад һәм хокукны кулланып, Башкортстан халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен иң яхшы чишелешләрне табу», - диде Андрей Назаров.

фото:  bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас