+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
10 декабрь 2021, 12:05

Юристлар форумында китап презентациясе үтте

Бүген Уфада Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан буенча бүлекчәсенең конференциясе үтте. Аннан соң чараның кунагы - Дәүләт думасы депутаты Павел Крашенинниковның «Граф Михаил Сперанскийның 7 гомере» дигән китабын тәкъдир итү булды.

Юристлар форумында китап презентациясе үттеЮристлар форумында китап презентациясе үтте
Юристлар форумында китап презентациясе үтте
Гыйнварда бөек урыс дәүләт эшлеклесе тууына 250 ел тула. Ул Александр I һәм Николай I белән эшли, булачак патша Александр ІІне хокук серләренә өйрәтә. Ул шулай ук дәүләтне үзгәртеп кору планын тәкъдим иткән, Русия империясенең финанс, кадрлар һәм административ системасында күп кенә реформалар әзерләгән һәм үткәргән.

Актив эшчәнлеге өчен аны яратмыйлар, аңа Карамзин каршы чыга һәм Сперанскийны хыянәтче һәм ил дошманы дип санаучы дворяннар төркеме оештырыла. Бу хакта аның хатларыннан, көндәлекләреннән билгеле.

— Бу китап - Михаил Михайловичка хөрмәт билгесе, аның саллы һәм күпкырлы мирасын колачларга, киләчәк буыннар өчен әһәмиятен күрсәтергә тырышу, - дип белдерде китап-биография авторы, Думаның Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников.

- Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Шуңа күрә бу китап безнең тиз үзгәрүчән дөньяда бик мөһим, - диде аның беренче урынбасары, Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Ирина Панькина.

Презентациядән соң автограф-сессия узды, анда теләге булган һәркем Павел Крашенинников имзасы белән китап ала алды.

Aото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас