Көннәрдән бер көнне редакциягә ике кеше килеп керде. Елена Романова белән Александр Стариковның бәлагә тарып бәргәләнгән чаклары: “Алтын запас” дип аталган фондка берсе — 1 миллион 300 мең, икенчесе 800 мең сум акчаларын салган булганнар. Бездә шулай бит, бик күп процентлар вәгъдә итеп, халыктан акча җыялар да, кинәт кенә юкка чыгалар.
Бу юлы да шулай булганга охшый. Халык еллар буе җыйган акча запасын “алтын запас”ка әйләндерү өчен шушы инвестиция мәйданчыгына үз куллары белән илтеп тапшыра. Алдаткыч рекламалары, билгеле кешеләрнең фондны мактавы, чакыруы, өндәве дисәк тә була, үз эшен эшли. Ышаналар. Бу юлы да әнә РСФСРның атказанган артисты, безгә төрле кинофильмнар буенча билгеле Михаил Жигалов үзе плакатта, салган акчаңны елына 17 процентка кадәр арттырам, дип торганда ничек инде ышанмыйсың! 100 мең салсаң, 117 мең алачаксың, 1 миллион салсаң, акчаң 170 меңгә артачак бит!
Әлеге икәүдән башка мин сөйләшкән тагын берничә кеше дә әлеге инвестиция мәйданчыгына бер миллион сумнан артык акчаларын илтеп тапшырган. Һәм инде ничә ел процентын түгел, үзләренекен дә ала алмый каңгыралар.
Башкортстанда “Алтын запас” инвестиция мәйданчыгы тарихы 2019 елның мартында башланды. Ул вакытта Уфадагы “Роскомснаббанк”ның лицензиясен кире алдылар һәм аның исәпләрендә әлеге мәйданчык аша эшләүче фирма-заемщикларның акчалары “туңдырылды”. Шулай итеп, “Алтын запас”ка кергән дүрт меңгә якын кеше шушы хәлнең “заложник”ларына әйләнде.
Якынча шул ук вакытта, 2019 елның язында, алар берничә инициатив төркемгә берләшкән һәм, күпсанлы бәхәсләрдән соң, акчаларны кире кайтаруның иң яхшы варианты — заемщик фирмаларының банкротлыгы, дигән карарга килгән. Берникадәр вакыттан соң тышкы идарәчеләр аларда акча кайтару гаранты булган кыйммәтле активлар тапкан. Кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, хәзерге этапта гомум бурыч суммасының яртысы инде түләнгән, бу — 1,4 миллиард сум тирәсе.
Шушы елның 28 сентябрендә Уфада “Алтын запас” кредиторлары проблемасы буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайның эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр хәбәр ителә. Беренчедән, бүгенге көндә Арбитраж суды карары буенча сигез заемщик-фирманың җидесендә тышкы идарә процедурасы кертелгән. Якын арада шундый ук карар сигезенче оешма — “Парк сити” җәмгыятенә карата кабул ителәчәк. Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет рәисе Владимир Барабаш бу процедураны менә ничек аңлата.
— Процедураның максаты — предприятиенең яшәргә сәләтлелеген тергезү һәм тышкы идарә итүче җитәкчелегендә бурычларын түләргә мөмкинлек бирү. Мәсәлән, “Форум” җәмгыятендә, кредиторлар таләпләренең гомум күләме 110 миллион сум булганда, тышкы идарәчеләр бурычлының 205 миллион сумлык килешүләренә дәгъва белдерү чараларын күрә һәм 120 миллион сумлык дебитор бурычы түләтелә, алга таба сату максаты белән конкурс массасын бәяләү төгәлләштерелә. Ә “Комплекслы карарлар үзәге”ндә, кредиторлар таләпләренең гомум күләме 260 миллион сум тирәсе булганда, тышкы идарәче тарафыннан бурычлының гомум баланс бәясе 43 миллион булган күчемсез милкен гамәлгә ашыру һәм 300 миллион сумнан артык дебитор бурычын кайтару эше алып барыла, — ди Владимир Барабаш.
Ул, шулай ук, “Алтын запас”ка акча кайтаруны гарантияли торган төп активлар булып элеккечә Урыс Юрмашы бистәсе районында урнашкан җир участоклары һәм Уфа үзәгендәге кунакханә булуын ассызыклый.
Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәммәтов “Алтын запас” белән бәйле хәл буенча эшче төркем утырышының кайбер нәтиҗәләрен яңгыратты: “Республика парламенты “Алтын запас” инвестиция мәйданчыгының вкладчылары белән бәйле хәлне бер ел элек, тиешле эшче төркем булдырылгач, махсус контрольгә алды. Эш барышында вкладчыларга акча кайтаруның иң тиз һәм нәтиҗәле механизмы билгеләнде. Аерым алганда, заемщикларда Урыс Юрмашы авылында булган җир участоклары рәвешендәге милекне сату механизмы эшли башлады. Җир — бөтен бурычны тулысынча капларга мөмкинлек бирә торган иң зур һәм перспективалы актив”.
Вице-спикер сүзләренә караганда, әлеге җир участоклары авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән торак төзелеше категориясенә күчерелә. Бу аларның бәясен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. “Барлык кызыксынучы яклар да хәзерге икътисади шартларда шундый зур проектны тормышка ашыру җиңел булмавын аңлый. Шуңа карамастан, процесс урыныннан кузгалды. Ел ахырына кадәр проект-тикшеренү эшләре төгәлләнергә тиеш, киләсе елның язында гражданнарга түләүләр башлануны фаразларга була”, — дип белдерде Рөстәм Ишмөхәммәтов.
“Алтын запас” мәсьәләсендә бүгенгә шушылар билгеле. Әлегә җинаять эшендә гаепләү белдерелгән кешеләр дә, анык шикләнелүчеләр дә юк. Шуңа да вкладчылар акчаларын тагын күпме көтәр — билгесез. Ләкин бу эшкә дәүләт кушылган икән, әлбәттә, ниндидер нәтиҗә булачак.
Шушы урында артык күп акча вәгъдә итүчеләрнең сүзләрен җиде кат иләк аша үткәрү зарурлыгын янә искә төшерәсе килә. Гадәти банклар елына 3-4 процент керем түләгәндә кемдер 17 процент вәгъдә итә икән, монда уйланырга урын бар. Сак булыгыз! Алданмагыз!
Резеда ГАЛИКӘЕВА.