+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 декабрь 2021, 15:43

Илназ Галәвиев эшендә нокта куела

Үз аңында булганмы? Аны дәвалаячаклармы, әллә ирегеннән мәхрүм итәчәкләрме?

Илназ Галәвиев эшендә нокта куела
Илназ Галәвиев эшендә нокта куела

Экспертиза Илназ Галәвиевне үз аңында дип таныган.

Аңа ике һәм аннан да күбрәк, шул исәптән кече яшьтәге кешене куркыныч ысул белән үтерүдә;

шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма әзерләүдә һәм саклауда;

аңлы рәвештә кеше милеген юк итүдә һәм зарарлауда соңгы гаеп белдерелгән.

Ул Казандагы 175 нче гимназиягә һөҗүм итү һәм тугыз кешене атып үтерүдә (аларның җидесе сабыйлар булган) үз гаебен таныган һәм моны "деструктив интернет-субкультураларның берсе" вәкилләренә ияреп эшләгәне турында белдергән, дип хәбәр итәләр Русия Тикшерү комитетында. Күпләп үтерү турындагы эш буенча 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылган.

Галәвиевкә гомерлек төрмә яный.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: