+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
12 декабрь 2021, 09:25

Русия Конституциясе көнендә хокукый диктант финалы уза

3 декабрьдә бишенче Бөтенрусия хокукый (юридик) диктант старт алды. Русия Конституциясе көнендә, 12 декабрьдә, Башкортстанда һәм илнең башка төбәкләрендә аның финалы узачак.

Русия Конституциясе көнендә хокукый диктант финалы узаРусия Конституциясе көнендә хокукый диктант финалы уза
Русия Конституциясе көнендә хокукый диктант финалы уза

Хокукый грамоталылык өлкәсендә үз белемнәреңне 14 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше юридик диктант сайтында дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан онлайн-режимда тикшерә ала. Тест тәмамлангач, һәр катнашучы диктант узу турында сертификат алачак.

Диктант 40 сораудан тора, биремнәрне үтүгә 1 сәгать вакыт биреләчәк. Сорауларның тематикасы: Русия Федерациясе Конституциясе, җинаять һәм административ җаваплылык, хезмәт, гражданлык һәм гаилә хокуклары өлкәсендәге законнар нигезләре. Русия Юристлар ассоциациясе билгеләп үткәнчә, быел диктант беренче тапкыр инглиз, кытай һәм португал телләренә күчерелгән. Моннан тыш, катнашучыларга "Базовый" һәм "Профессиональ" тест вариантлары да бирелә ала. Шулай ук сораулар видео рәвешендә яңа форматлар барлыкка килгән. Проектта катнашучылар саны һәм география елдан-ел үсә.

Исегезгә төшерәбез, беренче диктант 2017 елда узды һәм 55 меңнән артык катнашучыны җәлеп итте. Үткән елда диктантта Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче 507 174 граждан катнашты.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас