Әмма гомум юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды 19 һәм 20 яшьлек әшнәләргә үтерү буенча хөкем карарын катгыйландырган.
Былтыр сентябрьдә гаепләнүчеләр 50 һәм 55 яшьлек авылдашлары белән бергә эчкән. Башта кунаклар һәм хуҗалар арасында низаг чыккан, аннары сугыша башлаганнар. Яшьләр чит торактан китәргә теләгәндә, кыйналган ирләр полиция белән яный башлаган. Бу хәл килеп чыкмасын өчен әшнәләр аларны үтерергә булган.
Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хөкем ителүчеләр ирләрне тимер торба белән кыйнаган, алар шунда ук үлгән. Аннан соң җинаятьчеләр мәетләрне ат арбасына төяп, авылдан ерак түгел урман массивына алып чыккан.
Яшьләр үз гаебен өлешчә таныган. Хөкем карарын катгыйландырган редакциясендә кеше үтерүнең аерым рәхимсезлек белән башкарылуы турында әйтелә. Беренче әшнәгә - 18 ел һәм 6 ай, икенчесенә 17 ел 10 ай төрмә рәвешендә җәза билгеләнгән.
Фото: bashinform.ru