

Башкортстан буенча Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, Иглин районының Үктәй авыл хакимияте башлыгы ришвәт алуда һәм ялганлауда гаепле дип табылган. Ведомство матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, коррупция фактын 2021 елның август-сентябрь айларында теркәгәннәр. Ул чакта, әтисенә 33 сутыйлык бушлай җир бүлеп бирүне сорап, бер ир авыл хакимияте башлыгына мөрәҗәгать итә. Җинаять эше фигуранты риза була, әмма 120 мең сум күләмендә ришвәт сорый.
Хөкем ителүчене акча тапшыру вакытында тоткарлыйлар, ул үз гаебен өлешчә таный.
Суд аны гомум режимлы холык төзәтү колониясендә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Шулай ук аны алынган акчаны биш тапкыр арттырып штраф түләргә мәҗбүр иттеләр һәм дәүләт хезмәтендә вазыйфалар биләүне тыйдылар.
Фото: vr-vyksa.ru