

Русия Эчке эшләр министрлыгының Мәчетле районы буенча бүлегенең кизү частенә Яңа Мөслим авылында яшәүче 41 яшьлек ир урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул дусты белән табын корган. Йорт хуҗасы йоклагач, 31 яшьлек ир аның әйберләреннән файдаланырга булган һәм машина ачкычын, 6 мең сум яткан банк картасын алган, исерек килеш руль артына утырган һәм үз эшләре буенча киткән.
"Гранта" хуҗасы икенче көнне әйберләренең югалуын белгән, ләкин полициягә шунда ук белдермәгән. Ул ике көн көткән, дусты акылына килер һәм урланган әйберен кире кайтарыр, дип өметләнгән. Бу вакытта җинаятьче аның автомобилендә йөргән һәм аның акчасын сарыф иткән.
Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткәч, шикләнелүчене шунда ук тоткарлыйлар.
Хәзер аңа карата җинаять эше кузгаткан. Шикләнелүче тоткарланган.
Фото: mk.ru