+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 декабрь 2021, 14:55

Педофилларга гомерлек җәза биреләчәк

Кичә Русия Дәүләт думасы беренче укылышта Җинаять кодексына педофил-рецидивистларга гомерлек җәза бирү турындагы өстәмә кертү хакында закон проектын кабул итте.

Педофилларга гомерлек җәза биреләчәк
Педофилларга гомерлек җәза биреләчәк
Бу хакта кичә Федераль җыелышның түбәнге палатасында хәбәр иттеләр.

Закон проекты документы нигезендә, үзгәрешләр Русия Җинаять кодексының 131 һәм 132нче мәддәләренә кертеләчәк. Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин бу хәлне болай аңлаты:

– Балигъ булмаганнарга карата элек тә көчләү гамәлләре кылган, шулай ук ике һәм аннан да күбрәк балага карата кылынган көчләү өчен хөкем ителгәннәргә җәза бирү турында карар кабул ителде. Гомерлек срок - бу адәм актыкларын изоляцияләү мөмкинлеге бирүче гадел чара. Аларны кешеләр дип атап булмый, гәрчә алар кеше кыяфәтендә булса да.

Закон проекты берничә стадиядә бара: Дәүләт думасы тарафыннан алдан карау, аны өч укылышта кабул итү, аннары Федерация Советы һәм Русия Президенты тарафыннан карау.

Фото:  mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: