0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 декабрь 2021, 08:55

Йоклап йөрсәң, шулай була

Мәскәү поездын көткәндә йоклап киткән салмыш пассажирның 165 мең сум салынган дипломатын урлаганнар.

Йоклап йөрсәң, шулай була
Йоклап йөрсәң, шулай була

Mash Batash порталы хәбәр иткәнчә, 29 яшьлек уфалы иртәнге поездга Мәскәүгә кадәр билет сатып алган. Ул үзе белән уку өчен түләргә 165 мең сум акча алган. Ләкин поездны көткәндә спиртлы эчемлекләр кулланган һәм йоклап киткән.

Аның янындагы акчалы дипломат 56 яшьлек узып баручы игътибарын җәлеп иткән. Ир аны үзе белән алган, тик тиздән тотылган. Азык-төлеккә бер мең сумын туздырып өлгергән булган. Уфалыга Мәскәүгә сәфәрен кичектереп торырга туры килгән.

Фото: Mash Batash.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: