

«Гафуров эш урынында юк. КФУ хезмәткәрләре ректорның өендә булуын һәм авырып киткәнен хәбәр итә. Гафуровның тоткарлануы ул Алабуга шәһәре мэры булган вакытка бәйле булуы да ихтимал», — дип белдерелә кайбер чыганакларда.
Лента.ру хәбәр иткәнчә, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны кулга алу «29 комплекс» дип аталган җинаятьчел төркем белән бәйле булырга мөмкин.
Кайбер мәгълүматлар буенча, сүз Чаллыда оешкан җинаять группировкасы лидерларының кырын эшләре турында бара. Гафуровны кулга алу криминаль дөньяда Алик Большой буларак билгеле Адыган Саляхов һәм Рузалик буларак билгеле Рүзәл Асадуллин кебек кешеләр белән бәйле.
Илшат Гафуровны кулга алу турында 22 декабрь иртәсендә билгеле булды. Тоткарлауның ике версиясе тәкъдим ителә: Гафуров 1990нчы елларда кылынган заказлы үтерүгә катнашы бар дип һәм коррупциядә шикләнелә.
20 декабрьдә үк Гафуровның өендә тикшерү уздырылган, ә хәзер аны Казаннан Мәскәүгә алып киткәннәр.
Фото: "Лента.ру"