+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 декабрь 2021, 09:35

Уфада банкны талаганнар

Уфада көн уртасында ике билгесез кеше банкны талаган.

Уфада банкны талаганнарУфада банкны талаганнар
Уфада банкны талаганнар
Пистолетка охшаган әйбер белән коралланган ир-атлар Цюрупа урамында урнашкан «Росбанк»ның бүлек кассасына бәреп керә һәм, янап, кассирдан акча таләп итә.

Талау мизгеле видеокүзәтү камераларына эләгә. Дөрес, шикләнелүчеләрнең шәхесләрен әлегә кадрлар буенча гына билгеләү мөмкин түгел. Әлегә расланмаган мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләр кассадан 4 миллион сумга якын акча алып, купюраларны чүп капчыгына салган.

Шул ук вакытта кассир, янәсе, хәвеф төймәсенә басарга өлгергән, тик җинаятьчеләр тиз арада качкан. Алар банк офисы янында калдырылган автомобильгә утырып киткән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, тикшерүчеләр «Талау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу мәддә буенча максималь җәза - 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү. Хәзер аларны полиция хезмәткәрләре эзли.

Фото: om-saratov.ru 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас