- Мин аларның бу эшләренә бәя бирә алмыйм, моның өчен суд бар. Шулай да үземнең фикеремне әйтәм: минем өчен иң мөһиме - ниндидер кырын эше беленгән чиновник акчаны кесәсенә салганмы, юкмы? Бу дәллилләнгәнме, юкмы?
Шуны аңлагыз, финанс-хуҗалык эшләрен алып бару җиңел түгел, документларның да бер-берсенә каршы килгәннәое очраштыра. Шуңа күрә эштә ниндидер ялгышлыклар да китәргә мөмкин.
Без соңгы елларда муниципалитет башлыкларының яртысыннан күбрәгенә ротация үткәрдек, моны кемдер яхшырак, кемдер начаррак үтте. Кешенең тайгак юлга басуы турында дөресләнгән мәгълүмат булганнан соң гына мин моңа ышана алам. Әйе, ике министрның суд юлында йөрүе - күңелсез хәл. Ләкин әгәр дә суд аларны гаепсез дип таный икән, кабинетлары көтә, яисә башка эш табылыр.
Фото: башинформ