Бу хакта төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.
2008 елның февралендә Уфада бер исерек ир һәм аның өйдәше арасында конфликт була. Талашкан вакытында ир пыяла шешәне эләктереп ала һәм сөеклесенең башына берничә тапкыр бәрә. Бәхетсез баш мие имгәнеп шунда ук үлә.
Ир өйдәшенең мәетен тураклап, өеннән ерак булмаган урманда калдыра.
Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хатынның җәсәде ике елдан соң "Зеленая роща" микрорайонында табылган, диделәр. Алар зур территориядә урман массивында таратылган. Тиздән һәлак булучының шәхесе ачыклана. Ул Уфада туган, сукбайлыкта йөргән 33 яшьлек хатын булып чыга.
64 яшьлек ир гаебен өлешчә таныган. 2015 елдан ул шундый ук җинаять өчен җәза срогы үтә.
Фото: bashinform.ru