+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 гыйнвар 2022, 09:40

Кагыйдә бозучылар төрмәгә утырачак

10 гыйнвардан Русия территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон көченә керде.

Кагыйдә бозучылар төрмәгә утырачак
Кагыйдә бозучылар төрмәгә утырачак
Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Берничә тапкыр каршы як полосага чыккан яки тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан арттырган өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Моннан тыш, 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки ике-өч еллык хезмәт хакы күләмендә акчалата штраф каралган.

Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм янә руль артында тотылган шоферлар ике елга кадәр колониягә эләгә ала.

Фото: autolex.net

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: