+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 гыйнвар 2022, 11:00

Миллион ярым сумыннан колак каккан

Мошенникларга ышансаң, шулай була.

Миллион ярым сумыннан колак каккан
Миллион ярым сумыннан колак каккан
Стәрлетамакта яшәүче бер кеше, финанс базарында акча эшләргә омтылып, 1,6 миллион сумын югалткан. Ул полициягә мөрәҗәгать итеп, таныш булмаган ирнең активларны сатып алу һәм сатуда капиталны арттыру тәкъдиме белән шалтыратуын сөйләгән.

Зыян күрүче мошенникның исәбенә 1,6 миллион сумга якын акча күчергән. Әмма вәгъдә ителгән байлык урынына ул тупланган барлык акчасыннан колак каккан. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара.

Зианчура районында исә бер хатын, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кешегә ышанып, 250 мең сумын билгесез исәпкә күчергән.

Фото: 4esnok.by

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: