+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 гыйнвар 2022, 17:40

Лицензиясен тартып алуны таләп итәләр

"Росприроднадзор"ның Көньяк-Урал төбәкара идарәсе "Башнедр"га «Графское» җәмгыяте лицензиясен гамәлдән чыгару мәсьәләсен карау үтенече белән хат юллады.

Лицензиясен тартып алуны таләп итәләрЛицензиясен тартып алуны таләп итәләр
Лицензиясен тартып алуны таләп итәләр
Моның өчен Баймак районы прокуратурасы һәм Көньяк-Урал төбәкара табигать күзәтчелеге идарәсе үткәргән тикшерүләрнең нәтиҗәләре нигез булды.

«Графское» җәмгыятенең Баймак районы территориясендә алтын эзләү һәм чыгару максатларында җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясе бар. 2021 елның сентябрендә Баймак районы прокуратурасы хезмәткәрләре күзәтчелек ведомствосы белән берлектә предприятие эшчәнлегенә тикшерү үткәргән, аның нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган.

«Аерым алганда, компания, техник проекты булмаган килеш җир асты суларын законсыз куллануда, «Заря» һәм «Көнбатыш фланг» участокларында файдалы казылмалар чыгару буенча тиешле комиссия тарафыннан килештерелгән проект булмауда гаепләнә. Моннан тыш, «Графское» җәмгыяте сәнәгать максатларында Карасаз елгасын кулланган, гәрчә моңа рөхсәт документлары булмаса да. Компания әйләнә-тирәлекне саклау һәм калдыкларны утильләштерү өлкәсендәге таләпләрне дә үтәмәгән: аларны җиһазландырылмаган мәйданчыкка урнаштырган, шулай ук күзәтчелек ведомствосына 2020 ел өчен рекультивация турында отчет тапшырмаган», – дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгына "Росприроднадзор"ның Көньяк-Урал төбәкара идарәсе җитәкчесе Роман Болотов.

Барлык кузгатылган административ эшләр нәтиҗәләре буенча «Графское» җәмгыятенә – 420 мең сум, ә директор Олег Заплатинга 33 мең сум штраф салынган.

Элегрәк идарә хезмәткәрләре «Графское» предприятиесе тарафыннан туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару фактын ачыклаган иде. Туфракка китерелгән зыян 406,238 миллион сум күләмендә бәяләнә.

Шундый күпсанлы бозулар лицензияне тартып алу турындагы мәсьәләне кузгату өчен сәбәп булды да инде.

фото: news.myseldon.com


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас