2022 елның гыйнварыннан "Росреестр" үзенең сайтында күчемсез милек буенча Бердәм дәүләт реестрының һәркем таныша алырлык мәгълүматларын урнаштыра.
Теләге булган һәркем шушы мәгълүмат алыр өчен сайтка бушлай керә ала. Бу хактагы приказ 2021 елның 17 декабрендә Русиянең Юстиция министрлыгында теркәлгән.
"Росреестр" сайтында “Күчемсез милек объектлары буенча белешмә-мәгълүмат online-режимда” дигән сервис эшли. Анда күчемсез милек буенча Бердәм дәүләт реестрындагы күчемсез милек объектлары турындагы һәркем таныша алырлык актуаль мәгълүматлар тәкъдим ителә.
- Белешмә-мәгълүмат күчемсез милекне сатып-алу иткәндә файдалы булырга мөмкин. Сатып алучы (физик яисә юридик берәмлек) online-режимда тиз рәвештә "Росреестр"га мөрәҗәгать итми генә күчемсез милек турындагы характеристика мәгълүматларын (адресы, мәйданы, файдалануга рөхсәт ителү төре һ.б.), хокукы буенча теркәве бармы, юкмы икәнлеге, хокукы катлаулымы, юкмы (обременение прав), күчемсез милек объектының якынча кадастр бәясен билгели торган мәгълүмат алырга мөмкин, - дип аңлатма бирде "Росреестр"ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.
Ләкин шуңа игътибар итү мөһим: күчемсез милек объектлары буенча булган белешмә-мәгълүмат теркәлү турында хокук бирә алучы документ була алмый һәм ул оешмаларга рәсми рәвештә тәкъдим итү өчен билгеләнмәгән.
Исегезгә төшерәбез: күчемсез милеккә ия булу өчен хокук бирүче бердәнбер документ – ул күчемсез милек буенча Бердәм дәүләт реестрыннан выписка булып тора. Хәзерге вакытта күчемсез милек буенча Бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматларны бирү өчен Кадастр палатасына тулы вәкаләт бирелгән.
- Сервистан файдалану өчен бары тик күчемсез милек объектының адресын, яки кадастр номерын җыярга кирәк, - дип аңлата Башкортстан Республикасы буенча Кадастр палатасының күчемсез милек буенча Бердәм дәүләт реестрын алып бару бүлеге начальнигы Алия Мөхәммәдъярова.
Белгеч билгеләвенчә, әгәр сервиста объект буенча мәгълүмат юк икән, димәк, ул кадастрга исәпкә куелмаган һәм реестрда аның турында мәгълүмат юк.