+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 гыйнвар 2022, 09:49

Наркотик та кулланган, аракы да эчкән...

Балакатай районында исерек водитель ике баланы бәрдергән.

Наркотик та кулланган, аракы да эчкән...Наркотик та кулланган, аракы да эчкән...
Наркотик та кулланган, аракы да эчкән...

Балакатай районара суды 31 яшьлек урындагы кешегә исерек хәлдә машина белән идарә итеп, ике баланы бәрдергән өчен хөкем карары чыгарды.

Башкортстан Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, узган елның маенда «ВАЗ-21099» машинасы руле артында гаепләнүче балигъ булмаган ике җәяүлене бәрдерә һәм вакыйга урыныннан кача. Авария нәтиҗәсендә 13 яшьлек укучы сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Тикшерү барышында машина йөртүченең исереклеге, шулай ук организмда наркотик матдәләренең эзләре ачыкланган.

"Хөкем ителүче гаебен тулы күләмдә таныды, - дип хәбәр иттеләр төбәк күзәтчелек ведомствосында. - Суд аны 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде".

Хөкем карарын артык йомшак дип санап, район прокуратурасы аңа апелляция тәртибендә шикаять биргән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас