+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 гыйнвар 2022, 09:12

Пычак егет тәнендә сынып калган...

Бу хәл Сибайда булган.

Пычак егет тәнендә сынып калган...
Пычак егет тәнендә сынып калган...

Республика табиблары бер егетнең гәүдәсенә кадалып калган пычакны алган.

Гаепләү ягы версиясе буенча, 19 яшьлек исерек гаепләнүче үзенең танышын күралмавы нәтиҗәсендә үтерергә булган һәм дүрт тапкыр чәнечкән. Бәхетсезлеккә таручының үләренә ышанып, ир җинаять урынын ташлап киткән. Ләкин һөҗүм корбаны исән кала.

Полиция хезмәткәрләре гаепләнүчене тоткарлаган. Ул суд карары буенча сак астына алынган.

"Шунысы игътибарга лаек: пычакның тимер өлеше зыян күрүченең тәненә батып калган. Шәһәрнең үзәк дәваханәсендә табиблар аны алган, ә пычакның сабы гаепләнүчедән аны тоткарлаганда тартып алынган", - диделәр судның матбугат хезмәтендә.

Сорау алганда егет гаебен таныган, ләкин үтерергә теләвен кире каккан.
Әлеге җинаять эше буенча суд тикшерүе 27 гыйнварга билгеләнгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: