+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
19 гыйнвар 2022, 16:06

Үлем белән тәмамланган мәхәббәт уены...

Дүртөйле районында бер ир-егет сөйгән ярын үзенең ирлеген кимсеткән өчен буып үтергән.

Тикшерү ачыклаганча, элек хөкем ителгән эшсез ир иптәшләре белән хәмер эчеп вакыт үткәргән. Аның белән яшәгән хатын-кыз аны ватылган унитазны ремонтлавын сораган. Эшне башкаргач, ир аның белән дә аракы эчәргә утырган, ә соңрак алар мәхәббәт хисенә бирелгән.

Үтерүче сүзләренә караганда, хатын-кызны аның сөю фронтындагы тырышлыгы канәгатьләндермәгән һәм ул аның җенси мөмкинлекләреннән көлә башлаган. Ир, бу мыскыллауга түзә алмыйча, мендәр ярдәмендә хатынны тончыктырып үтергән.

Әлеге вакытта ир тоткарланган. Суд ирне гаепле дип тапкан һәм аны 10 елга махсус режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм иткән.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: