+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
19 гыйнвар 2022, 06:25

"Милов паркы"н төзүчеләр җәзасын алды

Уфада "Миловский парк"ны төзүче компания хуҗаларына суд булды.

"Милов паркы"н төзүчеләр җәзасын алды"Милов паркы"н төзүчеләр җәзасын алды
"Милов паркы"н төзүчеләр җәзасын алды
Башкаланың Октябрь районы судында «Килстройинвест» җитәкчеләренә карата хөкем карары яңгырады. Компания - яманаты белән танылган «Милов паркы"н төзүче.

Өлешчеләргә эшкуарлар гамәлләреннән килгән зыян күләме 2 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. 2013 елдан 2017 елга кадәр, Уфа районында азкатлы йортлар төзелеше рәвешендә, компания төзелештә өлешләтә катнашу һәм инвестицияләү турында килешүләр төзи. Әмма фатирларына беркем дә керә алмаган, 1200дән артык граждан һәм 200 торак кооперативы әгъзасы зыян күргән.

Суд алдына баскан Комлев һәм Арапов үз гаебен танымаганнар, Рыцарев өлешчә таныган. Реаль сроктан тыш, бизнесменнар милкенә, шул исәптән «Бухта Кила» шәһәр яны клубына, 400 миллион сумлык арест салынган. Хөкем ителүчеләр суд залында сак астына алынган.

Суд Комлевны - 10, Арапов белән Рыцаревны алтышар елга хөкем иткән.

Фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас