+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
19 гыйнвар 2022, 14:10

Ул мошенникларны шулай акылга утыртырга кирәк!

Булган хәл бу, иптәшләр!

Ул мошенникларны шулай акылга утыртырга кирәк!
Ул мошенникларны шулай акылга утыртырга кирәк!

Эх, бу телефон, Интернет дөньясы! Кем генә шалтыратмый да ни генә тәкъдим итми!

Бианам телефондагы sim-картасын алыштырырга уйлады. Ни өчен дигәндә, чөнки искесе минем исемдә иде. Салонга телефонга акча салырга барган саен исем-шәрифләрне әйтергә кирәк. Андагы операторлар һәрвакыт исем-шәрифне дөрес язмау сәбәпле, хәрефләп әйтеп, тикшерергә кирәк иде. Шуңа алыштырырга уйлады ул. Тыныч кына телефон аша көн саен баласы, туганнары белән сөйләшеп, чөкердәшеп өйрәнгән өлкән яшьтәге кеше башына бер бәла булды бу эш.

Баксаң, яңа карта моңа чаклы бурычлы кеше исемендә булган икән. Коллекторлар бурычны түләттерү максатыннан шалтыраталар да, хат та язып салалар.

Бианам куркуыннан безгә килүне дә ешлатты. Безгә килеп киткән арада шалтыратмыйлар гына бит, каһәр суккырылар, кисәтү хаты гына килә. Пенсия яшендәге кешегә башкача трубканы алмаска, күз күрмичә ялгыш алган очракта да “Әйе” дип түгел, ә “Тыңлыйм” дип эндәшергә өйрәтеп куйдык. “Әйе” дип җавап биргәндә, тавыш яздырылу сәбәпле, мошенниклар аны үз файдасына куллана ала, дип, белгечләрнең аңлатканы истә калган.

Шулай итеп, бер килгәнендә барыбер болар белән миңа сөйләшү бәхете насыйп булды. Коры гына сөйләштем, хәлне аңлаттым, үзләренекен һаман туку сәбәпле, прокуратурага мөрәҗәгать итәм дип, янарга да туры килде.

Бу сөйләшүдән соң бианамның сөенгәнен күрсәгез! Ул сөенде дә ул, күп тә үтми үзем тозакка эләгә яздым. Әл дә янымда ирем бар иде. Сөйләшүнең шаһиты буларак, мошенниклар икәнен кисәтеп өлгерде. Саклык банкыннан шалтырата, янәсе, бер “хезмәткәр”. Тавышына караганда 50 яшьләр чамасы. Саклык банкының “Рәхмәт” (Сберспасибо) кушымтасында бихисап балл җыелган, имеш. Яңа ел буларак, банк “бүләк” ясаган – ике тапкыр арттырган моны. Аптырадым кинәт: мин бит ул карта белән кулланмыйм, шунлыктан бернинди “рәхмәтләр” дә булырга тиеш түгел анда. Ир кисәтү ясау белән тәкъдимне кире кагып, саубуллашып трубканы салдым.

Бер-ике көннән тагын шалтырату. Таныш тавышны шундук шәйләдем. Мошенник “апа”га матур гына фактларны әйттем, сөйләшү телефон диктофонына яздырылуын һәм иртә белән прокуратурага гариза илтеп бирәчәгемне белдердем. Өнсез калган мошенникның трубкасын ташлаудан башка чарасы калмады һәм башкача шалтырату да булмады, җәмәгать.

Хөрмәтле дуслар, сезнең арада мондый хәлләргә тарыган кешеләр бармы? Сездән комментарийлар көтеп калабыз!

Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.

Фото pixabai.ru

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: