+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
27 Января 2022, 06:45

Кечкенә балаларын ташлап качкан...

Башкортстанның суд приставлары идарәсе 27 яшьлек Динә Зөлкарнәеваны эзли.

Кечкенә балаларын ташлап качкан...Кечкенә балаларын ташлап качкан...
Кечкенә балаларын ташлап качкан...
Ул ике кызына һәм улына алимент түләүдән туктаган. Әле хатын Мәскәүдә яшәүче бер ирдә яшеренә, дигән фараз бар.

Приставлар мәгълүматларына караганда, балигъ булмаганнарны әтиләре тәрбияли. Әнисенә килгәндә, ул аңа финанс ярдәме күрсәтми. Бурычын түләттерү өчен аңа Русиядән чыгуны тыйганнар һәм исәпләренә арест салганнар.

Күрелгән чараларга карамастан, Зөлкарнәева ведомство вәкилләреннән качуын дәвам итә. Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе аның кайдалыгы турында белүчеләрне телефон аша хәбәр итүләрен сорый: 8 (961) 357-46-56, 8 (347) 273-56-40.

Фото: b-port.com

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас