+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
28 гыйнвар 2022, 08:50

Зариф Байгускаров матбугат конференциясе үткәрәчәк

Матбугат конференциясе 1 февральдә 11 сәгатьтә «Башинформ»да узачак.

Зариф Байгускаров матбугат конференциясе үткәрәчәкЗариф Байгускаров матбугат конференциясе үткәрәчәк
Зариф Байгускаров матбугат конференциясе үткәрәчәк
«Бердәм Русия» фракциясе һәм Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы Зариф Байгускаровның журналистлар белән очрашуының темасы - 2021 елда кабул ителгән актуаль закон проектлары, агымдагы елга закон проектлары һәм законнар белән эшләү планнары булачак.

Зариф Байгускаров 2021 елда сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларда Салаватның 7нче санлы бермандатлы сайлау округы буенча сайланды. 2020 елдан республиканың Ир-атлар советын җитәкли.

Фото: mgazeta.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас