+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
29 гыйнвар 2022, 10:00

"Гаебемне танымыйм һәм танымаячакмын!"

Башкортстан Прокуратурасы 25 миллион сумлык аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу турында җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

"Гаебемне танымыйм һәм танымаячакмын!""Гаебемне танымыйм һәм танымаячакмын!"
"Гаебемне танымыйм һәм танымаячакмын!"
«Ъ-Уфа» мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләрнең берсе — КПРФтан Дәүләт думасы депутаты Александр Ющенконың элекке ярдәмчесе , «Действие» медицина хезмәткәрләре профсоюзының төбәк координаторы Антон Орлов. Басмадан алынган мәгълүматларга караганда, башка ике гаепләнүчеләр - Константин Соколов һәм Вячеслав Гыйззәтуллин. Гаепләнүчеләргә төбәктән чыгып китмәү турында подписка рәвешендә ирекне чикләү чарасы сайланган.

Эшне Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе тикшерде. Полиция фикеренчә, Антон Орлов, «Нефть-сервис» җәмгыяте директоры урынбасары буларак, 2020 елның февралендә, Үзбәкстанның YUSUF BOBO FAYZ фирмасына 260 тонна дизель ягулыгы озатам, дип, 11 миллион сумнан артык акча урлаган.

Моннан тыш, полиция версиясе буенча, 2020 елның июлендә Антон Орлов, Константин Соколов һәм Вячеслав Гыйззәтулин, «Гермес» җәмгыяте исеменнән эш итеп, «Гайрат-82 " предприятиесе вәкилләренә углеводородлы сыекландырылган газларның эре партиясен җибәрү мөмкинлеге турында ялган мәгълүматлар җиткергән. Фирмалар арасында контракт төзелгән, әмма, министрлык фикеренчә, гаепләнүчеләр ягулыкны озатмаган һәм «Гайрат-82»гә 14,8 миллион сумлык зыян китергән.

«Ъ-Уфа» мәгълүматлары буенча, полициягә гаризалар белән «Нефть-сервис» һәм «Гайрат-82» мөрәҗәгать иткән.

Антон Орлов бу җинаять эзәрлекләвен үзенең иҗтимагый һәм профсоюз эшчәнлеге нәтиҗәсе дип саный. "2020 елның декабрендә чит илгә нефть продуктлары сатуга килешү төзегәндә мошенник гамәлләр кылган кайбер кешеләргә карата җинаять эше кузгатылды, аның буенча мин 2021 елның июнендә шаһит буларак бер тапкыр сорау алуда катнаштым. Әмма 2021 елның ноябрендә минем статусым гаепләнүчегә үзгәртелгән иде. Хәзер мин адвокат эзлим. Үз гаебемне танымадым һәм танымыйм, судта яклаячакмын», — дип белдерде ул.

«Действие» медицина хезмәткәрләре профсоюзының төбәк бүлекчәсе — Башкортстанда билгеле оешма. Антон Орлов профсоюз эшен берничә ел координацияли. Оешма медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга, закон буенча тиешле компенсацияләрне түләтүгә, хезмәт шартларын яхшыртуга ирешә. Профсоюзның соңгы акцияләренең берсе - Ишембай район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге кадрлар һәм түләүләр белән мәсьәләне хәл итмәсә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең Италия забастовкасы башлау (барлык кагыйдәләр һәм инструкцияләр буенча гына эшләү) турында кисәтүе.
 
Фото: ufa1.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас