Бу хәл турында бер хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.
"Бу хәлнең төгәл кайсы мәктәптә булганын язып тормыйм. Анысы мөһим дә түгел. Монда икенче нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: ул да булса тәрбиягә. Улымның сыйныфташына әтисе туган көненә олы бөтен пычак бүләк иткән. Җитмәсә, аның белән төрле алымнар да эшләргә өйрәткән. Хәзер шул бала пычак белән сыйныфташларына яный, аларны куркытып бетергән.
Әлбәттә, без - башка ата-аналар, бу хәл турында белгәч, җыелышырга булдык. Анда пычак бүләк иткән әти дә килде. Һәм ул бу хәлдә бер начарлык күрми. Аның фикеренчә, бала үзен якларга тиеш һәм шуны өчен аңа ул пычак кирәк тә.
Бәлки аның сүзләрендә нинди дә булса хаклык бардыр, әмма ул пычакны мәктәпкә алып килеп, сыйныфташлары алдында төрле алымнар күрсәтү гадәти хәл түгел.
Аллаһка шөкер, бер уртак фикергә килдек: малай башкача мәктәпкә пычакны алып килмәячәк. Әмма мин барыбер үз балама аның белән аралашырга рөхсәт итмим. Чөнки куркам... Берәр әйбер бүлешә алмаслар да, тегесе пычак китереп төртер... Аллаһ сакласын..." - дип язган ул.
Фото: txt.newsru.com сайтыннан.