+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
2 февраль 2022, 17:19

"Кызыгыз авариягә тарыды, үлем хәлендә..."

Мошенниклар акча талауның иске ысулын куллануны да дәвам итә: алар, пенсионер хатынга шалтыратып, "кызыгыз авариягә тарыды, операциягә акча кирәк", дип алдап, аннан үзләренең исәбенә акча күчерткән.

Нефтекама полициясенә 71 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән, ул мошенникларның корбаны булуын белдергән.

Аның сүзләренә караганда, аңа билгесез кеше шалтыратып, кызының авариягә таруы турында хәбәр иткән. Имеш, ул үлем хәлендә, тиз арада операция кирәк, ә операция түләүле икән.

Алар пенсионер хатыннан 200 мең сум сораган. Песионерның нәкъ шул чама җыелган акчасы булган һәм ул аны әйтелгән исәпкә күчергән. Тик күпмедер вакыттан соң аңа кызы шалтыраткан һәм әлеге "яңалыкка" бик аптыраган.

Хатын, мошенниклар кулына эләккәнен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хатынның кызы версиясе буенча, мошенниклар әнисенең күпме акчасы булуын белгән, чөнки алар нәкъ шул сумманы сораган. Хәзер бу хәл буенча тикшерү башланган.

Гәзитебезгә дә, сайтта да инде күпме язып торабыз, халык шул ук тырмага басуын дәвам итә. Өлкән яшьтәге ата-аналарыгызга аңлатыгыз инде, зинһар!

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: