Алар кичә республика Югары судында соңгы сүз белән чыгыш ясады. Әшнәләр әлегә кадәр фронтовикны кем үтергәнен ачыкламаган.
Аларны бер читлеккә алып кергәннәр, тик бу бәндәләр бер-берсенә бер сүз дә әйтмәгән. Хәзер һәркем үзе өчен. Бары чиратлап кына пыяла бокс тәрәзәсе аша адвокатлары белән киңәшләшәләр. Гаепләнүчеләр кулында соңгы утырыш өчен үз сүзләрен әзерләгән дәфтәрләр. Икесе дә, тоткарлангандагы кебек үк, гаепне бер-берсенә аудара.
"Мин сине җинаятькә кадәр нормаль ир дип санадым. Әйе, бераз артта калган, әмма адекват. Син бөтен ысуллар белән лаеклы җәзадан качарга тырышасың. Гади генә киңәш бирәсем килә: кылган гамәлләреңне таны, ир бул, үз гамәлләрең өчен җавап бир", - ди берсе.
Икенчесе дә шушы ук сүзләрне тәкърарлый.
Ягъни, гаепләнүчеләрнең версиясе буенча, аларның берсе дә Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Несмеяновны үтермәгән. Тик хокук сакчылары башкача уйлый: икесенең дә катнашы бар, дәлилләр җитәрлек.
Фото: bash.news