+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
3 февраль 2022, 16:15

Новосибирск мошеннигы дуванлылардан акча алып яткан

Башкортстан полицейскийлары Новосибирск өлкәсеннән телефон мошеннигын ачыклаган һәм тоткарлаган.

Новосибирск мошеннигы дуванлылардан акча алып ятканНовосибирск мошеннигы дуванлылардан акча алып яткан
Новосибирск мошеннигы дуванлылардан акча алып яткан
Җинаятьче «сезнең улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» схемасы буенча эшләгән. Зыян күрүчеләрнең күбесе республиканың Дуван районында яшәүчеләр булып чыкты.

Берничә ай дәвамында телефон мошеннигы Башкортстан халкын алдаган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, мошенниклык өчен күп тапкырлар хөкем ителгән 39 яшьлек Новосибирск өлкәсендә яшәүче кеше үз корбаннарына шалтырата һәм аларның туганының «юл-транспорт һәлакәтенә» эләгүе турында хәбәр итә.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, Новосибирск өлкәсендә шикләнелүче Интернет киңлекләрендә Дуван районында яшәүчеләрнең номерларын табып, аларга шалтыраткан. Билгесез ир-атның шалтыратуларына җавап бирүчеләр шунда ук психологик һөҗүмгә эләккәннәр. «Урында» мәсьәләне хәл итү өчен мошенник акча таләп иткән.

Туганнарына шалтыратыр һәм мәгълүматны яңадан тикшерер урынга, берничә авыл кешесе аферистның барлык күрсәтмәләрен үтәгән. Якыннарына җинаять җаваплылыгыннан котылырга ярдәм итәр дип өметләнеп, корбаннар мошенникка төрле суммада акча күчергән. Онлайн рәвештә акча күчерә алмаган өлкән яшьтәге кешеләргә җинаятьче үзенчәлекле алым тапкан. Ул урындагы таксига заказ бирә һәм машина йөртүчеләргә акча алырга куша. Аннан соң 39 яшьлек мошенник таксистлардан акчаларны банкоматлар аша абонент номерына күчерүләрен сорый.

Дуван районы полициясендә шундый уннан артык очрак теркәлгән.
Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре, башлангыч мәгълүматлар буенча, 250 мең сумга баеган шикләнелүченең җинаять эшчәнлеген туктаткан.

Хәзер Новосибирскида яшәүче бу кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Җинаятьче сак астында һәм аның Башкортстан территориясендә генә түгел, башка шундый җинаятьләргә катнашы барлыгы тикшерелә.

Дистанцион мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга һәм таныш булмаган кешеләргә ышанмаска чакыра. Әгәр туганнары яки танышлары телефон аша акчалата ярдәм сораса, аларга билгеле номер буенча шалтыратыгыз. Сезнең белән, чыннан да, якын кешегезнең сөйләшүенә инанырга кирәк. Шулай ук акчаны очраклы курьерларга да тапшырмагыз. Өлкән яшьтәге әти-әниләрегезгә һәм танышларыгызга мондый мошенниклык фактлары турында сөйләгез. Үз-үзегезне һәм якыннарыгызны алдашулардан саклагыз.
 
Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас