+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
3 февраль 2022, 07:56

Яратуның була төрлесе...

Учалы районында булган коточкыч хәлгә нокта куелды.

Яратуның була төрлесе...Яратуның була төрлесе...
Яратуның була төрлесе...

Башкортстанда суд элекке хатынын үтерүдә гаепләнүче Учалыда яшәүче 53 яшьлек кешегә карата җинаять эшен карады.

Эш материалларыннан күренгәнчә, ир белән хатын арасында ызгыш булган. Ярсыган ир шәхси күралмау һәм көнләшү нигезендә хатын-кызны үтерергә карар кылган. Ул аш-су бүлмәсеннән пычак алып килгән дә зыян күрүчене идәнгә егып салып, күкрәгенә, эченә, башына, битенә һәм муенына кимендә тугыз тапкыр чәнечкән. Җинаятьче ниятен тәмамлау өчен кулына балта алып, корбанының башына кимендә өч тапкыр суккан.

Суд утырышында гаепләнүче күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Беренчел тикшерү барышында җинаять кылуда үз гаебен таныган, җинаятьне көнчелектән кылуы турында әйтеп, үкенүен белдергән", - дип аңлаттылар судның матбугат хезмәтендә.
Ирне каты режимлы холык төзәтү колониясендә 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем итәләр. Хөкем карары законлы көченә керде.

Фото: elheraldo.co

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас