+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 февраль 2022, 10:05

Ветераннарга түләүсез ярдәм күрсәтеләчәк

1 февральдән Башкортстанда "Яугир" Бөтенрусия хәрби инвалидлар иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге аерым категория гражданнар өчен юридик консультацияләр күрсәтә.

Ветераннарга түләүсез ярдәм күрсәтеләчәкВетераннарга түләүсез ярдәм күрсәтеләчәк
Ветераннарга түләүсез ярдәм күрсәтеләчәк
Болар: сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби имгәнүләр нәтиҗәсендә инвалид булучылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы инвалидлар, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хезмәт ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар.

Хезмәт бушлай "Хокукый фронт" юридик ярдәм күрсәтү үзәге юристлары тарафыннан "Яугир" оешмасы базасында Президент грантлары Фонды ярдәме белән күрсәтелә.

«Яугир» хәрби инвалидлар оешмасы бүлеге җитәкчесе Илья Рыбаков билгеләп үткәнчә, юристларга бирелүче аруча киң таралган сораулар арасында: инвалидлыкны тану, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның статусы турында, хәрби хәрәкәтләр ветераннары таныклыкларын бирүдән баш тарту, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү.

"Хокукый фронт" инде бер елдан артык эшли. Штатта 3 юрист эшли, узган ел аларга йөздән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Үзәк Яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм армиягә кадәр әзерләү үзәгенең Ветераннары белән эшләү идарәсе белән хәзерге дөньяда радикаль экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору, юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итә.

«Тикшерү комитеты, Прокуратура белән тыгыз эшлибез, судка мөрәҗәгатьләр, дәгъва гаризалары төзибез. Эш бик җитди, әмма без нәтиҗәгә ирешәбез, хокукларыбызны һәм мөрәҗәгать итүчеләр мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Грант ярдәмендә Уфада гына түгел, республиканың башка муниципалитетларында да ярдәм итү мөмкинлеге алдык», - диде «Хокукый фронт» хокук үзәге җитәкчесе Әлфит Нигъмәтҗанов.

Консультация вакыты һәм урыны: чәршәмбе көнне, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Уфада Революцион урамы, 82нче йортта, тәнәфессез, алдан язылу буенча. Шулай ук кирәк булганда телефон аша да консультацияләр алырга була. Үзең белән тиешле таныклык булырга тиеш. Әлфит Нигъмәтҗановның элемтә өчен телефоны: 8 937 363 05 05. Якындагы консультация 9 февральдә булачак.

Моннан тыш, проект кысаларында Күмертау, Чишмә һәм Туймазы районнарында хокукый белем бирү буенча 4 тематик семинар узачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас