+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 февраль 2022, 05:05

Наркомания пандемиясе –мәңгелек

Коронавирус проблемасы әлеге мәкерле афәткә каршы көрәшне сүлпәнәйтте, дигән фикер урынлымы?

Наркомания пандемиясе –мәңгелекНаркомания пандемиясе –мәңгелек
Наркомания пандемиясе –мәңгелек
Республиканың Иминлек советы аппараты башлыгы Валерий Олейник фикеренчә, наркомания тозагына яңа корбаннарны җәлеп итү ысуллары көннән-көн камилләшә бара. Ул белдерүенчә, бүгенге көндә бу бәла һәр гаиләгә яный, чөнки әлеге җинаятьчел бизнеста шактый зур акчалар әйләнә.

Бу хакта төбәк Иминлек советы аппараты җитәкчесе республика Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә узган “түгәрәк өстәл”дә белдерде. Дискуссиядә Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре, шулай ук, хокук саклау органнары, галимнәр, җәмәгатьчеләр һәм яшьләр оешмалары активистлары катнашты.
“Безне бергә җыйган проблема бүгенге Русия җәмгыяте өчен кискен, көн кадагындагы һәм иң куркыныч проблемаларның берсе булып тора”, — диде Валерий Олейник. Академия ректоры Данияр Абдрахманов фикеренчә, бүген Русиядә наркотиклар белән килеп туган хәл кысылган пружинаны хәтерләтә: берничә елдан соң, яшенә һәм социаль статусына карамастан, җәмгыятьнең һәр гражданы наркотик куллануга җәлеп ителергә мөмкин. “Без коронавирус пандемиясенең бөтен халык өчен дә иң җитди проблемага әверелүен күрәбез, ул шундый ук куркыныч эпидемия — наркоманияне арткы планга калдырды”, — диде Данияр Абдрахманов.
Валерий Олейник фикеренчә, бүген наркотик чараларының законсыз әйләнешенә каршы көрәшне активлаштыру гына түгел, ә дәүләт тарафыннан наркотикларга каршы күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыручы яңа алымнар куллану зарурлыгы туды. Валерий Станиславович 2020 елдан илдә 2030 елга кадәр исәпләнгән “Наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе” гамәлдә булуын искәртте. Әлеге документ Русия Президенты указы белән расланган, ә стратегик максатлар булып наркотикларның законсыз әйләнешен һәм үтемлелеген, наркотиклар куллану нәтиҗәләренең авырлыгын киметү һәм җәмгыятьтә наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә тискәре караш формалаштыру тора. “Наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе” әлеге бәла янавына каршы көрәш планы булды һәм бу проблеманы хәл итүдә власть органнары һәм гражданнар җәмгыяте көчләрен берләштерергә ярдәм итте”, — дигән ышаныч белдерде Валерий Олейник.
Башкортстанда 2014 елдан җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү, наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы тору проектына кергән төбәк ярдәмче программасы эшли. “Наркотикларга каршы программаларда каралган чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанда наркотиклар белән хәл торышы, бәяләү методикасының төп критерийлары буенча, уртача Русия күрсәткечләреннән чагыштырмача яхшырак, — дип хәбәр итте республиканың Иминлек советы аппараты башлыгы. — Әмма, уңай нәтиҗәләргә карамастан, наркотикларга каршы эшне дәвам итәргә кирәк”.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләрне эзләү һәм уртаклашу өчен ведомствоара һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк, дип исәпли.
Шул ук вакытта 2020 елда Башкортстанда “наркомания” диагнозы белән 3750 кеше һәм авыр наркотиклар кулланучы 3738 кеше исәпкә куелган. 2019 елдагы белән чагыштырганда, исәптә торучы кешеләр саны 4,1 процентка кимегән, әмма авыр наркотиклар кулланучы наркоманнар саны 10,1 процентка арткан. 2020 ел дәвамында Башкортстанда беренче тапкыр наркомания белән авыручы 289 кеше диспансер исәбенә куелган, 2019 елда андыйлар 256 кеше булган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас