Анда 17 февральдә үтәчәк чираттагы кырык беренче пленар утырышның форматы билгеләнде һәм көн тәртибе расланды. Республикада коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, парламент утырышын видео-конференцэлемтә режимында уздыру турында карар кабул ителде.
Көн тәртибенә 30дан артык мәсьәлә кертелгән. Аларның күбесе республика законнары проектларын карап тикшерүгә кагыла. Утырышта депутатлар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрының республикада хокук тәртибе торышы һәм былтыр ведомство эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, шулай ук Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең чыгышын тыңлауны һәм алар буенча фикер алышуны планлаштыра.
Аннары депутатлар игътибарына “2021 елда Башкортстан Республикасында законнар чыгару торышы турында”гы доклад тәкъдим ителәчәк. Президиум беренче укылышта карауга планлаштырылган иң мөһим закон проектлары арасында — “Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Башкортстан Республикасы Законының 10 мәддәсенә үзгәрешләр кертү.
— Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр шәхси торак төзелеше өчен бушлай җир участогы алырга хокуклы, — диде республика парламенты Рәисе Константин Толкачев. — Шул ук вакытта законда балаларның әти-әниләре белән яшәү урыны буенча теркәлү белән расланган мотлак бергә яшәве турында таләп бар. Асылда, гаилә барлык критерийларга да туры килә, әмма гаилә әгъзаларының формаль рәвештә төрле адреслар буенча рәсми теркәлүе аркасында бушлай җир участогына законлы хокуктан файдалана алмый. Закондагы әлеге таләпне төшереп калдырырга тәкъдим ителә.
“Башкортстан Республикасында авыл торак пунктлары старосталары турында” Башкортстан Республикасы Законының 5 һәм 6 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты белән авыл старосталарының вәкаләтләрен киңәйтү күздә тотыла.
– Старосталар урындагы үзидарә органнарының эшчәнлекләрендә кайбер юнәлешләр буенча ярдәм итәчәк һәм әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертәчәк, — дип аңлатты Константин Толкачев. – Авыл торак пункты мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу барган биләмә, шәһәр округының вәкиллекле органы утырышларында старосталар киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашачак.
Әлеге закон проекты “Башкортстан Республикасында авыл торак пунктларының старосталары турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында” парламент тыңлаулары тәкъдимнәре нигезендә эшләнгән.
Шулай ук беренче укылышта “Башкортстан Республикасында урындагы үзидарә турында” Башкортстан Республикасы Законының 11 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” закон проекты каралачак. Ул торак пунктта сайлау хокукына ия яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәге катнашу мөмкин булмаганда гражданнар җыенын уздыру тәртибен үзгәртергә тәкъдим итә. Мондый очракларда гражданнар җыены этаплап – аны үткәрү турында карар кабул ителгән көннән бер ай дәвамында үткәреләчәк. Әгәр дә катнашучыларның яртысыннан күбрәге аны хуплап тавыш бирсә, карар кабул ителәчәк.
Башкортстанда яңа һөнәри бәйрәм булдыру планлаштырыла. “Башкортстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре хезмәткәре көнен билгеләү турында”гы тиешле закон проекты парламентның пленар утырышына беренче укылышта карау өчен чыгарыла.
Кайбер закон проектларын ахыргы укылышта кабул итү күздә тотыла. Алар арасында — “Башкортстан Республикасы Гаилә кодексының 54 мәддәсенә үзгәреш кертү турында”гы Закон.
— Гаилә кодексының 54 мәддәсендә энеләре яисә сеңелләре шунда ук белем алган балаларны мәктәпкә яисә балалар бакчасына кабул итүнең өстенлекле хокукы турында нигезләмә бар, ләкин балаларның яшәү урыны уртак булырга тиеш, – диде Константин Толкачев. — Асылда, бу балаларның күпчелегенә хокуктан файдаланырга мөмкинлек бирми. Мәсәлән, уку йортына алудан баш тартуның сәбәбе балаларның төрле адреслар буенча теркәлүе булырга мөмкин. Әлеге чикләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.