Башкортстанда узган елда исерек шоферлар 63 кешене үтергән. Юл хәрәкәтендә катнашкан 400гә якын кеше алар аркасында төрле тән җәрәхәтләре алган. Үлем белән тәмамланган аварияләргә алкоголь генә сәбәпче түгел, билгеле. Арыганлык, таркаулык һәм гади игътибарсызлык та төрмә юлына китерергә мөмкин.
Узган елда минивэн автомобиле катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте яшь хатынның гомерен өзде. Аңа килеп бәрелгән җиңел машина руле артында 26 яшьлек шофер исерек хәлдә була. Ул бер машинаны узып барганда башка автомобильгә бәрелә. Егетнең тәртип бозуда “тәҗрибәсе” зур. 2016 елда да аны исерек килеш тоткан булганнар. Ул чакта машина йөртү хокугыннан мәхрүм итү белән генә котыла, беркемгә дә зыян китерми. Тик бу очрак аңа сабак булмаган, күрәсең.
Ир колониягә эләгә. Аңа кадәр СИЗОдан суд аша иреккә чыгарга омтылып карый. Килеп чыкмый. Исерек шоферга 5,5 ел колониядә холык төзәтү җәзасын билгеләгәннәр. Өстәвенә, ул һәлак булган хатынның туганнарына 600 мең сум акча түләргә тиеш. Фаҗигагә кадәр Хәлил Зөлкарнәев вахта буенча эшли, хәзер ул – кухняда пешекче. Тоткыннар бурычларын түләү өчен дә эшли.
– Безнең учреждениедә – 160 кеше, шуларның 61е юллардагы һәлакәтләргә бәйле җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Ягъни криминал белән бәйле булмыйча, гади тормыш алып барган булганнар, – ди 5нче колония-поселение җитәкчесе, эчке эшләр хезмәте полковнигы Антон Овчинников.
Биредәге һәркем дә үзен гаепле дип исәпләми. Алексей Журбенко, мәсәлән, фаҗигагә кадәр өч ел Нефтекамада автобус йөртүче булып эшләгән. Шунда кеше бәрдергән дә инде. Ир җәяүленең “сукыр зона”га эләгүен әйтә, һава торышы комачаулавын билгели.
– Кояш күзне чагылдырды. Җәза булырга тиеш, әлбәттә, әмма кешене җәмгыятьтән нигә аерырга? Мин әле дә эшләп йөреп, тиешле штрафны тизрәк түли алыр идем. Мин җинаятьче түгел. Законны хөрмәт итеп яшәгән һәр кеше, граждан мондый хәлдә калырга мөмкин, ә аннары аңа җинаятьче буларак карыйлар, – ди хөкем ителгән Алексей Журбенко.
Аның сүзләренә караганда, ул җәяүлегә ярдәм күрсәтергә маташкан, ләкин ашыгыч ярдәм үлем очрагын теркәгән.
Иван Федоров юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә, тик үзе генә түгел. Аның янбаш сөякләре сынган. Иван күршесенең аны ашыгыч ярдәм чакырту өчен алып китүе турында сөйли. Шул авариядә 18 яшьлек машина йөртүче янында утырган балигъ булмаган кыз үлә. Артта тагын икәү була – гашыйк пар. Алар хәвефсезлек каешларын эләктергән, ә алдагылар – юк. Юл-транспорт һәлакәте иртән була, яшьләр төне буе йөри. Яшь шоферның җиңел автомобиль белән идарә итүгә хокукы да булмый.
– Мин беркайчан да каешны эләктермәдем. Бу — минем тормышымда зур хата. Хәзер исә руль артына утырудан куркам, – ди Иван Федоров.
Курку кала, әлбәттә. Авыр тән җәрәхәте алган соң — бигрәк тә. Василий Корнев инвалид булып калган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң ярты елга якын дәваханәдә яткан. Тагын шунысы да бар: ул әлеге хәлне хәтерләмим, дип раслый. Пассажирның үлеме турында да 6 айдан соң гына белдем, ди. Аның белән машинада барган кыз кем иде, дигән сорауга, яхшы таныш иде, дип җавап биргән.
– Барысы да төш кебек. Әйтерсең лә бу хәл минем белән булмаган. Мин берни дә хәтерләмим, сөйләшмичә озак яттым. Хәтердә берни дә юк, – ди Василий Корнев.
Әлеге юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепле һәр кеше бу куркыныч көн турында онытырга теләр иде, билгеле. Алар — читен хәлдә калучылар, игътибарсыз шоферлар яисә бөтенләй исерек булганнар. Барысын да бер нәрсә берләштерә — алар саксыз маневр ясап, кеше гомерен кыйган.
Резида ВӘЛИТОВА.