+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
11 февраль 2022, 06:25

“Халык та уяу булсын иде”

Русиянең Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров яңа закон проектлары турында сөйләде.

“Халык та уяу булсын иде”“Халык та уяу булсын иде”
“Халык та уяу булсын иде”
Республика журналистлары белән сөйләшү барышында ул үз көченә кергән яңа һәм әле фикер алышу барган закон проектлары турында бәян итте. Ул, шулай ук, журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Аерым алганда, закон буенча аерылышырга теләүче ир белән хатын өчен шартларны катгыйландырырга тәкъдим ителә: аларга гаилә психологы белән аралашырга туры киләчәк. Моннан тыш, хатыннар хәзер иректән мәхрүм ителү урыннарында булган ирләре белән тиз генә аерылыша алмаячак. Тоткыннарның да аерылышырга ризалыгы таләп ителәчәк.
Тагы да парник газлары чыгаруны җайга салу (рөхсәт ителгән дәрәҗәдән арттыручылар моның өчен түләргә тиеш), металл ватыкларын тапшырганда тәртип урнаштыру (бу бары язма килешү буенча эшләнәчәк һәм кулакча түләнмәячәк), картлар йортларына карата таләпләрне катгыйландыру, балалар киемнәрен яктылык кайтаручы стикерлар белән тәэмин итү һәм башкаларга кагылышлы закон проектлары әзерләнә.
Русиянең җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга файдалы казылмалар чыгарганнан соң җирләрне рекультивацияләүне үткәрү өчен махсус исәпләр булдыруны йөкләргә мөмкиннәр. Закон проектының авторы — Зариф Байгускаров. Матбугат конференциясендә парламентарий әлеге федераль законга кертеләчәк яңалыклар турында сөйләде.
Депутат билгеләп үтүенчә, әлеге закон проекты турында ул тармак федераль министрлыгы җитәкчелеге белән фикер алышкан. “Файдалы казылмалар чыгаруга лицензияләрне бары тик махсус исәп булдырганда гына бирергә тәкъдим ителә, анда җирләрне рекультивацияләү өчен барлык чыгымнарны каплаячак сумма кертелергә тиеш. Җир асты байлыкларыннан файдаланучы рекультивация үткәреп, аңа карата шелтәләр юк икән, әлеге исәптән акча кире кайтарылачак. Рекультивация эшләрен мәҗбүри страховкалау тагын бер вариант булып тора”, — дип аңлатты Зариф Закир улы.
Бу тема Башкортстан өчен бик актуаль, чөнки бездә файдалы казылмалар чыгаруга бәйле проблемалар байтак. Зариф Байгускаров билгеләп үтүенчә, соңгы өч елда бу өлкәдә республика Башлыгының шәхси катнашлыгында тәртип урнаштыра башладылар, республика ведомствоара комиссиясе булдырылды, җир асты байлыкларыннан усал нияттә файдаланучыларның лицензияләрен тартып алдылар.
Әмма, Дәүләт думасы депутаты фикеренчә, табигый байлыклардан файдаланган өчен салымнарны арттыру турында уйларга кирәк, бигрәк тә муниципаль бюджетны тулыландыру өлешендә. Күзәтчелек органнары да катгыйрак позициядә булырга тиеш, файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактларын күргәндә урындагы халык та битараф калырга тиеш түгел.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас