

Хокук бозуларның күбесе газоннарда машина кую белән бәйле - 23 289 эш. 8 903 эш автомобильләрне контейнер мәйданчыклары янында урнаштыру аркасында кузгатылган.
Радий Хәбиров муниципалитетларның административ комиссияләре эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Өч ел элек без ишегалдыннан иске автомобильләрне җыя башладык. Бу вакыт эчендә 2 мең берәмлек ташландык техника чыгарылган. Бу - бик кирәкле эш, гәрчә процесс гади булмаса да, чөнки сүз кешеләрнең милке турында бара. Барлык процедураларны төгәл үтәргә кирәк, - диде төбәк җитәкчесе. - Нәтиҗәдә, бу эш автомобильләрне кую өчен ишегалларында урыннарны бушатырга мөмкинлек бирә.
Фото: glavarb.ru