+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 февраль 2022, 15:50

"Җинаятьчелекне хокук саклау органнары көче белән генә җиңеп булмый..."

Бүген 21 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә төбәк һәм муниципаль хакимият органнарына җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча хокук саклау хезмәтләре белән ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтергә кушты.

"Җинаятьчелекне хокук саклау органнары көче белән генә җиңеп булмый...""Җинаятьчелекне хокук саклау органнары көче белән генә җиңеп булмый..."
"Җинаятьчелекне хокук саклау органнары көче белән генә җиңеп булмый..."
- 17 февральдә узган республика Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев төбәктә хокук тәртибе торышы турында сөйләде һәм 2021 ел нәтиҗәләре буенча җинаятьчелек дәрәҗәсе 6,2 процентка кимүен билгеләп үтте, - диде Радий Хәбиров. - Сүз җәмәгать урыннарында, балигъ булмаганнар һәм исерек кешеләр тарафыннан кылынган җинаятьләр санын киметү турында бара.

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов төбәк хакимият органнары һәм хокук саклау хезмәтләренең үзара хезмәттәшлеге планнары турында сөйләде.

– Видеокүзәтү системаларын хокук бозуларны видеотеркәү бердәм үзәгендә заманча техник җиһазлар белән интеграцияләргә, шулай ук өстәмә рәвештә 1 415 җәмәгать урынын видеокүзәтү камералары белән җиһазландырырга тәкъдим итәбез, – дип хәбәр итте вице-спикер Рөстәм Ишмөхәммәтов. - Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтергә, мәгариф учреждениеләренең хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеген активлаштырырга кирәк дип саныйбыз. Тагын бер башлангыч авыл җирендә эшләүче участок полиция хезмәткәрләре өчен офис бинасы һәм хезмәт торагы булган блок корылмалары төзү.

Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка бу эшкә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында кушылырга һәм Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай сессиясендә республика буенча эчке эшләр министры тарафыннан яңгыраган тәкъдимнәр пакетын карарга кушты.

– Җинаятьчелекне хокук саклау органнары көче белән генә җиңеп булмый, – диде Радий Хәбиров. - Монда барлык хакимият органнары дәрәҗәсендә комплекслы карарлар кирәк. Без полиция җәмәгать пунктларын ремонтлауда һәм җиһазландыруда үз өлешебезне кертә алабыз. Бу мәсьәләләрне акрынлап хәл итәчәкбез.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас